Әтнә районында терлекчелек тармагындагы алдынгы тәҗрибә белән таныштылар
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әтнә муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Сәфәр яңа билгеләнеп куелган район башлыкларын терлекчелек тармагында алдынгы тәҗрибә белән таныштыру максатыннан оештырылды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әгерҗе, Баулы, Балык Бистәсе, Чирмешән районнары вәкилләре башта «Уңыш» агрофирмасы эшчәнлеге белән таныштылар. Биредә алар, 1200 башка исәпләнгән сөт комплексын һәм сөт блогы белән ике бозау абзарын карап, аларның торышы белән танышып чыктылар. Хуҗалык җитәкчесе Айрат Хәкимов эштә кулланыла торган технологияләр һәм гамәлгә кертелгән цифрлы программалар турында сөйләде.
Алдагы объект «Тукай» ҖЧҖ булды. Биредә аларга «Карусель» тибындагы саву залы белән 2400 башка исәпләнгән сөт комплексын күрсәттеләр. Шулай ук 400 һәм 600 башка исәпләнгән бозау абзарларын карады. Хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов хуҗалыклар эшчәнлегендә заманча технологияләр кертүгә, процессларны цифрлаштыруга һәм автоматлаштыруга зур игътибар бирелә, дип сөйләде.
«Әтнә районында төрле хуҗалыкларны очратырга мөмкин: кыйммәтлеләре дә, оптимальләштерелгән хуҗалыклар да бар. Бүген биредә булган районнар вәкилләре урыннарда шундый проектларны гамәлгә ашыра алсыннар иде, моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Бүгенге көндә төзелешкә дә, терлекләрнең баш санын арттыруга да, техниканы сатып алуга да дәүләт ярдәме җитәрлек бирелә. Мондый проектларны гамәлгә ашыру районнарны үстерүгә этәргеч булачагына ышанычым зур», - диде Марат Җәббаров журналистларга биргән интервьюсында.