Төркиядә җир тетрәүдән үлүчеләр саны 20 меңнән артып киткән
Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 20 665 кешегә кадәр җитте, яралылар – 80 меңнән артык, дип хәбәр итте Төркиянең гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен булдырмау һәм бетерү идарәсе (AFAD).
«Соңгы мәгълүматларга караганда, 11 провинциядә җир тетрәүләр аркасында 20 665 кеше һәлак булган, 80 088 кеше коткарылган. Афәт зонасыннан 92 697 кеше эвакуацияләнгән», – дип хәбәр ителә РИА Новости карамагына эләккән статистикада.
Дүшәмбе иртәсендә Төркиянең көньяк-көнчыгышында 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сүзләренчә, ул 1939 елдан бирле иң көчлесе булды. Шул ук көнне көндез 7,6 магнитудалы тагын бер җир тетрәү булды. Җир асты этәргечләреннән соң афтершоклар илнең 10 провинциясендә һәм күрше дәүләтләрдә, шул исәптән Сириядә дә күзәтелде.