Мөхәммәтшин: Татарстанда фәнни эшне стимуллаштыру өчен төрле ярдәм чаралары бар
Бүген Казанда «Татарстанның иң яхшы яшь галиме – 2022» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм ТР махсус дәүләт стипендиясе ияләрен хөрмәтләделәр. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул республикада фәнни эшчәнлекне стимуллаштыру өчен грант һәм стипендия программалары, фәнни премияләрне дә кертеп, төрле ярдәм чаралары гамәлдә булуын билгеләп үтте.
«Шунысы куанычлы, яшь тикшеренүчеләр республикада үзләрен уңайлы хис итә һәм фәнне сайлый, – дип белдерде парламент башлыгы. – Ел саен Татарстанда фәнни эшчәнлеккә чыгымнар 20 млрд сумнан артып китте. Бу җитди саннар».
Мөхәммәтшин белдергәнчә, «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсы табигать, техник һәм социогуманитар фәннәрдә иң талантлы тикшеренүчеләрне ачыкларга мөмкинлек биргән. Ә Татарстанның махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары яхшы нәтиҗә күрсәтте, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм олимпиадаларда җиңүләргә иреште.
«Тарих күрсәткәнчә, нәкъ менә яшьләр зур фәнни ачышлар ясаган. Әлбәттә, яшь галимнәребезнең зур фәнни ачышлары турында сөйләгәндә, мин Казан университеты доценты Ирек Мөхәмәтдинов исемен атап үтәргә һәм аны котларга телим, аңа илебез Президенты Указы белән «Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреаты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу Татарстанның бүгенге буын галимнәренең кайчандыр республикабызны дөньяга таныткан өлкән буыннарның эшен лаеклы рәвештә дәвам итүен раслый», – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
Аның сүзләренчә, Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителгән 2021 ел Россиядә 2022-2031 елларда узачак Фәнни унъеллыкның башы булды. Талантлы яшьләрне тикшеренүләр өлкәсенә җәлеп итүне, ил гражданнарының Россия фәненең казанышлары һәм перспективалары турында хәбәрдарлыгын арттыруны, шулай ук тикшеренүчеләрне һәм уйлап табучыларны җәмгыять һәм ил үсешенең мөһим бурычларын хәл итүгә җәлеп итү унъеллыкның төп бурычлары санала.