Әлмәттә торак төзелешен «10 фатирга 7 машина урыны» исәбеннән проектларга җыеналар
Әлмәттә машина кую урыннары җитмәү проблемасын яңа төзелешләрне проектлау этабында хәл итәчәкләр. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов 10 февральдә узган хисап сессиясендә белдерде. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Төзелгән микрорайоннарда парковкалар проблемасы кала. Бу күңелсез, ләкин без алган тәҗрибә. Алга таба паркингны тәэмин итү өчен 10 фатирга 7 машина урыны нисбәтеннән түбән төшмәү мөһим. Бу безнең өчен төп таләп», – дип ассызыклады район башлыгы.
Моннан тыш, Тимур Нагуманов яңа микрорайонда яшәүчеләрнең ихтыяҗларын каплый алырлык социаль инфраструктуралар ачылуын билгеләп үтте. «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы, педиатр кабинеты белән гомуми практика табибы офисы һәм балалар бакчасы төзелде.