Россия мөселманнары Төркия һәм Сириягә 5 тонна гуманитар ярдәм озатачак
Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Төркия һәм Сириядә җир тетрәүдән зыян күргән кешеләр өчен беренче чиратта кирәкле әйберләр җыюны тәмамлады. Барлыгы 5 тоннадан артык йөк җыелган. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Якшәмбе көнне бу эш тәмамланды, әмма бу ярдәм җыю туктала дигәнне аңлатмый», - дип белдерде фондның генераль директоры Сөләйман Аджиев.
Ул ачыклык керткәнчә, бүген Сирия гражданнары өчен җыелган гуманитар ярдәмне Җәмигъ мәчетеннән Мәскәү аэропортларының берсенә озатачаклар һәм шул ук көнне туры рейс белән Сириягә китерәчәкләр. Элегрәк берничә тонна шундый ярдәмне Төркия Республикасы илчелегенә илткәннәр иде.
«Гуманитар ярдәм җыю турында игълан иткәннән соң, Мәскәүдәге дүрт махсус пунктка күпләп җылы әйберләр китерә башладылар, - диде Сөләйман Аджиев. – Аларны сортларга аерырга һәм төреп бәйләргә кирәк иде».
Аның сүзләренчә, моңа берничә көн вакыт киткән. Шул ук вакытта, Сөләйман Аджиев пунктларга төрле милләт һәм төрле дин тотучыларның әйберләр китерүен искәртте.