Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 100 яңа очрагы ачыкланган
Стопкоронавирус.рф порталы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 100 яңа очрагы расланган. 39 пациент хастаханәгә озатылган.
Биш кеше терелгән, яңа үлем-китем очраклары теркәлмәгән.
Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 12 347 очрагы ачыкланган, 689 пациент хастаханәгә озатылган. 6805 кеше савыккан, 31 кеше вафат булган.