Төркиядә җимерекләр астында калган кешеләрне эзләүдә яңа алым куллана башлаганнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары Төркиядә мобиль ашыгыч төркемнәр белән эшләүгә күчкән. Әгәр ниндидер урыннан җимерекләр астында кешеләр булырга мөмкин дигән хәбәр килсә, министрлыкның мобиль төркемнәре тиз арада шунда юл тота. Әлеге төркемнәр «Центроспас» отряды составыннан формалаштырылган. Бу хакта «Российская газета» яза.
Урынга килгәч, Россия коткаручылары эндоскоп, тепловизор һәм акустик эзләү приборлары ярдәмендә җимерекләрне тикшерә.
«Мондый авария-коткару җиһазын куллану этаплап араламыйча гына җимерелгән йортның эчен күздән кичерергә, җимерелгән биналарны оператив рәвештә тикшерергә һәм зыян күрүчеләрнең кайда икәнлеген ачыкларга мөмкинлек бирә. Һәр шундый төркемнең составына кинологлар да керә», - дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Министрлык белгечләре бөтен оператив мәгълүматны авария-коткару эшләрен координацияләүче җирле штабтан ала.