Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 25 меңгә якынлашты
Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 24 617гә җиткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Төркия вице-президенты Фуат Октай җирле телеканаллар эфирында шундый мәгълүматлар китерде.
«Табигый бәла-каза булды. Һәлак булучыларны саны артуы турында хәбәр итәргә мәҗбүрбез. Хәзер алар - 24 617», - диде ул.