Татарстан синоптиклары киләсе атна башында буран турында кисәтә
Татарстан синоптиклары киләсе атна башындагы һава торышы турында сөйләде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында урнаштырылган.
Иртәгә, 13 февральдә, төнлә һәм иртән кар явуы, төнлә кайбер районнарда җиңелчә буран көтелә. Төнлә минималь температура -7..-12, көндез максималь һава температурасы -2..-7 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
Сишәмбе, 14 февральдә, шулай ук бераз кар явачак, көндез кайбер районнарда җиңелчә буран чыгуы да ихтимал. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исүе көтелә. Төнлә -5..-10, көндез -2..-7 градус салкын булачак.