Роскосмос Төркиядәге җир тетрәүдән соң хасил булган тектоник җир убылуны күрсәтте
Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы җир тетрәүдән соң хасил булган тектоник җир убылуның фотосы чыкты. Ул «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең телеграм-каналында урнаштырылган.
Роскосмос корпорациясе телеграм-каналы
«Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Роскосмос РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы соравы буенча Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы территориягә галәмнән мониторинг үткәрү өчен Җирне зонд белән тикшерүдә Россия космик берләшмәсенең барлык көчләрен һәм чараларын, шулай ук Космос һәм зур фаҗигаләр буенча халыкара хартия чараларын җәлеп итте», - диелә хәбәрдә.
Элегрәк билгеле булганча, Төркиядәге көчле җир тетрәүдән соң җирдә 30 метр тирәнлектә гаять зур ярык барлыкка килгән.