Россиянең Үзәк өлешендә яшәүчеләрне температура тирбәнешләре хакында кисәттеләр
Киләсе атнада Россиянең Үзәк өлешендә һава басымы һәм температурада кискен тирбәнешләр көтелә, диелә «Фобос» һава торышы үзәгенең «Метеохәбәрләр» порталында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Россиянең Европа өлешендәге үзәк өлкәләрдә алдагы атна кыштан бигрәк язны хәтерләтәчәк, тотрыклы һәм акрын процесслар барачак, ул һава торышының еш үзгәрүе һәм күпчелек метеоэлементларның кискен тирбәнешләре белән аерылып торачак», - диелә хәбәрдә.
Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта үзәк өлкәләрдә һаваның уртача температурасы климатик нормадан 4-6 градуска югарырак, ә алдагы атнада температура аномалиясе 2-4 градус тәшкил итәчәк.