Төркиядәге җир тетрәү зонасыннан 39 россиялене эвакуацияләгәннәр
Бүген Төркиядәге җир тетрәү зонасыннан илгә кайтырга теләк белдергән 39 россиялене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Известия» газетасы Россиянең Әнкарадагы илчелегенә сылтама белән хәбәр итә.
Илгә кайтучылар – җил тетрәү зонасы тирәсендә яшәгән һәм эшләгән кешеләр.
Искәртеп узабыз, соңгы мәгълүматлар буенча, Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы 7,8 магнитудалы ике көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә 25 меңгә якын кеше һәлак булган. Җимерекләрне аралау һәм кешеләрне коткару эшләре әле дәвам итә.
Төркиядә җиде көнлек гомуммилли матәм игълан ителгән иде, фаҗигадән зыян күргән ун провинциядә өч айга гадәттән тыш хәл режимы кертелде.