Әгерҗе районының Бимә авылы умартачылары мобилизацияләнүчеләргә бал җибәргән
Әгерҗе районының Бимә авылы умартачылары мобилизацияләнүчеләргә күчтәнәчкә бал җибәргән. Аны Бима мәктәбендә автобус шоферы булып эшләүче Леонид Юферов 100 кило әлеге файдалы, экологик яктан чиста ризыкны юллаган.
Сүз уңаеннан, Леонид Александрович һәм аның җәмәгате Людмила Васильевна моннан берничә ел элек туган авылларына әйләнеп кайткан. Биредә хуҗалык торгызганнар, умартачылык белән шөгыльләнә башлаган. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Умартачы Валерий Шамеев та гуманитар ярдәм җыю пунктына волонтерлар аша 50 кило бал җибәргән. Валерий Леонидович үзе Әфганстандагы бәрелешләрдә катнашкан һәм сугыштагылар өчен тылдагыларның ярдәме ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын бик яхшы аңлый.