Алабугада быел 18 күпфатирлы йорт төзекләндереләчәк
2022 елда капиталь ремонт программасы буенча Алабугада 23 күп фатирлы йорт төзекләндерелгән. Төзекләндерү эшләренә киткән акчаның гомуми күләме 129 миллион сум тәшкил итә. Бу акча хисабына йортлар тыштан җылытылган, инженер челтәрләренә ремонт ясалган.
Беренче мәртәбә мәдәни мирас объекты (Олы Покров урамындагы 11 йорт) булган бер бина төзеләндерелгән. Андый корылмаларны ремонтлауның катлаулыгы шунда, республикада андый объектларны төзекләндерү-торгызуга рөхсәте булган махсус оешмалар аз.
«Башта 160 миллион сум акча тоту планлаштырылган иде, ләкин 19,7 миллион сум акчаны янга калдырырга мөмкин булды. Анысын без киләсе елга күчерергә уйлыйбыз, тагын да күбрәк йортны ремонтларга мөмкин булачак», − диде Андрей Томилин.
Аның аңлатуынча, тулысынча төзекләндерүгә 2030 елга кадәр озак вакытлы капиталь ремонт программасына кертелгән йортлар алына. Моннан тыш, акча калган булса, һәм йорт бу программага кергән икән, эшнең бер өлешен иртәрәк тә башларга була.
Шул ук вакытта, идарә компанияләре, «Ачык Алабуга» диспетчерлык хезмәте мәгълүматы һәм гаризалары, кешеләрнең район башлыгының, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаментына мөрәҗәгатьләре исәпкә алына. Программага керүнең төп шарты: милекчеләр җыелышының беркетмәсе булу.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев тәкъдиме белән моннан берничә ел элек башланып киткән йорт фасадларын җылыту программасы турында аерым әйтү кирәк. Йортларларны тышлау өй эчендәге җылыны һәм анда яшәүчеләрнең акчасын да саклый. Шул рәвешле, ике ел эчендә, җылытылган йортларда торучылар 2,7 миллион сум акчага экономия ясаган.
Быел 18 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак һәм биш фасадны җылытачаклар. Дөрес, былтыр янга калдырылган акчаларны да исәпләгәч, бу сан үзгәрергә мөмкин.