Балтачта «Интер-Кубок» призына хоккей ярышлары җиңүчеләре билгеле
Балтачта «Интер-Кубок» призына хоккей ярышлары узды. Финалда «Норма», «Игенче», «Дуслык» һәм «Зифа» командалары очрашты.
2023 елның «Интер Кубок» хуҗасы - «Норма» командасы. Алар финалда «Игенче» командасын җиңде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
3 урынны «Дуслык» командасы, 4 урынны «Зифа» командасы алды.