Казанда хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак
2023 елның 11-12 мартында Казанның Мәрҗани мәчетендә хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип исемләнгән ачык Коръән бәйгесе узачак. Ул Казан ислам университеты Коръән хафизлар әзерләү үзәгенең 20 еллыгына багышлап үткәрелә.
Бәйгене Татарстан мөфтияте, Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Мәрҗани мәчете һ.б. оештыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс 2 этапта үтәчәк: 11 мартта – сайлап алу туры, 12 мартта – төп тур. Бәйгедә катнашучыларга 4 номинация буенча белемнәрен күрсәтергә кирәк булачак. Бәйгедә барлык хатын-кызлар катнаша ала. Яшь чикләве юк.
Барлык номинацияләр өчен төп таләпләр: мәхраҗ һәм тәҗвидне белү; күрсәтелгән номинациягә туры килү; Коръәнне матур итеп уку. Һәрбер катнашучы бары бер генә номинациядә катнаша ала. Гаризалар 2023 елның 6 мартына кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.