Чиләбедә яшь мөселманнар ислам нигезләрен үзләштерә
Чиләбе шәһәренең Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге Мөселман дини үзәгендә атна саен шимбә көннәрендә балалар белән ислам нигезләрен өйрәнү, Изге Китапны уку күнекмәләрен үзләштерү буенча дәресләр үткәрелә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Малайлар һәм кызлар квалификацияле педагоглар җитәкчелегендә дин нигезләрен, ислам динен тотучы халыкларның традицияләрен өйрәнә. «Путь» җирле мөселман дини оешмасы рәисе Равил Төхвәтуллин билгеләп үткәнчә, әлеге дәресләрнең төп максаты – балаларга рухи тәрбия бирү, аларны җаваплы гражданин, гаилә җанлы кеше һәм диндар мөселман итеп тәрбияләү.