Россия Герое Дамир Йосыпов Самараның Камышлы авылы музеена шәхси әйберләрен тапшырды
Россия Герое, очучы Дамир Йосыпов Самара өлкәсенең Камышлы авылы музеена шәхси әйберләрен: очучы киемен һәм картасын, автограф куеп үзе хакындагы китапны тапшырды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
«Уңга, кояшка таба, кукуруз рәтләре яныннан барабыз» – легендар очучы әйткән әлеге сүзләр бөтен дөньяны әйләнеп чыкты. 9 февральдә, Гражданнар авиациясе хезмәткәрләре көнендә, аның батырлыгы хакында искә алабыз, диелә хәбәрдә.
Дамир Йосыпов 1977 елның 13 сентябрендә Красноярск краеның Игарка шәһәрендә туган. Ул балачактан очучы булырга хыялланган, әмма аны очучылар әзерли торган училищега алмаганнар. Институтның юридик факультетын тәмамлап юрист булып эшли башлагач та ул күкләр турында хыяллануын дәвам итә. 2013 елда аның хыялы чынга аша һәм ул очучы дипломы ала.
2019 елның августында, самолетны кукуруз басуына утыртып, йөзләгән кешенең гомерен саклап калгач, Дамир хакында бөтен ил белә. Россия Герое, күп кенә малайларның кумиры булуга да карамастан, тыйнак һәм гап-гади кеше булып кала, диелә бу хәбәрдә.