Сургут шәһәрендә “Сандугач” җыр-бию ансамбле Тукайның “Шүрәле” поэмасын тәкъдим итте
Сургут шәһәрендә Нурия Җиһаншина җитәкчелегендәге «Сандугач» җыр-бию ансамбле шәһәр халкына бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Шүрәле» лирик поэмасын тәкъдим итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Габдулла Тукаебызның «Шүрәле» әкиятен сәхнәләштерүне күптән уйлап йөрдем. Ниһаять, хыялларыбыз тормышка ашты. «Сандугач» ансамбленең һәр концерты гореф-гадәтебезгә, халкыбызның йолаларына нигезләнеп эшләнә. «Туй» йоласы күренеше, «Нәүрүз» бәйрәме, «Су юлы» күренеше, «Хәтер», «Күңелем бизәкләре» һәм башка программалар барысы да халкыбызның йола, гореф – гадәтләренә нигезләнеп халыкка тәкъдим ителде. Халык бик яратып кабул итте», - дип сөйли «Сандугач» җыр-бию ансамбле җитәкчесе Нурия Җиһаншина.
Яшь буын йолалар, гореф-гадәтләр тәртибен, шулай ук, әдипләребез язмышын, иҗатын, аларның әсәрләре аша менә шундый чараларда куелган программалар аша кечкенәдән үк күреп һәм өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала. Шулай итеп мондый театр-концертлар, милли йолаларыбыз, милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тота, диелә хәбәрдә.