Апанай мәчетендә Мигъраҗ кичәсенә багышланган мәҗлес була
февр17 ль көнне Ястү намазыннан соң 18.30 сәгатьтә Казанда Апанай мәчетендә Мигъраҗ кичәсенә багышланган мәҗлес үткәреләчәк.
Шушы мәҗлестә Пәйгәмбәребезнең (сәллаЛлаһу галәйһи үә сәлләм) изге сәфәре, намазның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән аятьләре һәм мөнәҗәтләр укылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Теләгән һәр кеше шушы мәҗлестә катнаша ала, рәхим итегез, диелә хәбәрдә.