Башкортстанда Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак, музей ачылачак, энциклопедия чыгачак
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, республиканың Беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов истәлеген мәңгеләштерү турында карар имзалады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Башкортстанның 3нче гимназия-интернатына һәм Морак авылы гимназиясенә Беренче Президентның исеме биреләчәк.
Моннан тыш, Башкортстан хөкүмәте республика мәгариф учреждениеләренең берсенә, ә Уфа хакимияте төбәк башкаласының үзәк урамнарының берсенә Мортаза Рәхимов исемен бирү турында тәкъдимнәр кертергә тиеш.
Уфада шулай ук Башкортстанның Беренче Президентына һәйкәл һәм Мортаза Рәхимов яшәгән йортта мемориаль такта куелачак, аның туган авылы – Күгәрчен районындагы Тәвәкәндә музей ачарга җыеналар.
Республиканың Милли музеенда Башкортстанның Беренче Президентының эшчәнлеге турында материаллар фонды җыела башлаячак һәм аның 90 еллыгына (2024 елда) аның турында биографик энциклопедия нәшер ителәчәк, диелә хәбәрдә.