Былтыр 25 апрельдән бирле беренче тапкыр евро курсы 79 сумнан арткан
2022 елның 25 апреленнән бирле беренче тапкыр евро курсы 79 сумнан артты. Аннары бераз төште, рубль, шулай ук доллар һәм юаньга караганда, арзанайды. Бу хакта РИА Новости Мәскәү биржасында сәүдә мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
«Иртәгә» исәпләүләре белән евро курсы Мәскәү вакыты белән 18.10 сәгатькә 54 тиенгә арта, 78,98 сум була, ә элегрәк ул 79 сумнан да күбрәккә күтәрелгән.
Шул ук вакытта доллар курсы 42 тиенгә арткан һәм 73,81 сум булган, юань 5 тиенгә артып, 10,8 сумга җиткән.