Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә татар милли киеме турында сөйләделәр
Мәскәү Татар мәдәни үзәге китапханәсендә тарихчы Александр Череминның чираттагы лекциясе узды. Бу юлы ул татар милли киеме тарихына багышланган иде.
Тарихчы татар киеме үзенчәлекләренең ничек барлыкка килүе һәм Евразиянең төрле төбәкләрендәге татарларның тормыш рәвешенең аларга ничек тәэсир итүе турында сөйләде. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лекция барышында башкалада туган якны өйрәнү музее булмаган очракта төрле татар артефактларын ничек саклап калырга дигән темага җанлы дискуссия барлыкка килде. Тыңлаучылар киләсе буын вәкилләре халык тарихы һәм мәдәнияте турында белсен өчен татарларның матди мирасы объектларын саклауның мөһимлеген ассызыкладылар, диелә хәбәрдә.