Чаллыда йөздән артык йортка капиталь ремонт ясарга җыеналар
Чаллыда торак йортларга капиталь ремонтны 2023 елның беренче сентябренә тәмамларга җыеналар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуевка сылтама белән хәбәр итә.
«Сату нәтиҗәләре буенча «Твой дом» һәм «Волгопромстрой» предприятиеләре белән килешү төзелде. Быел 107 торак йортка 1 млрд 300 мең сумлык капиталь ремонт ясалачак. Барлыгы 207 төрле эш башкарылачак. Төзелеш материаллары алынды, аларны йортларга илтәбез. Капиталь ремонтны башларга һәм беренче сентябрьгә кадәр тәмамларга бернәрсә дә комачауламый», – диде ул.
«Капиталь ремонт эшләрен иртәрәк башларга дигән сүзне тормышка ашырасыз. Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы фонды, үзебезнең хезмәтләр тиешенчә эшләде. Фасадларны яңарту, түбәне алыштыру кебек эшләрне җәй көне башкарсак, сыйфат югары булачак», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.