Рөстәм Миңнеханов милли кием киенгән КФУ студентлары белән төшкән фотосын күрсәтте
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетында Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасыннан фотосурәтләр белән уртаклашты.
Рәсемдә ул милли костюмнар киенгән студентлар белән басып тора. Татарстан Республикасы җитәкчесе фикеренчә, милли киемнәрдәге яшьләр республикада башланып киткән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын бик ачык символлаштыра.
«Казан федераль университетында тантаналы рәвештә Укытучылар һәм остазлар елын ачабыз! Студентлар белән очраштым – күрегез, бездә күпмилләтле Татарстан нинди төрле! Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында яшьләргә киләчәктә дә үзләренең тарихи-мәдәни мирасына игътибарлы булуларын теләдем», – диелә хәбәрдә.
«Һәрберебез үзенең тарихи-мәдәни мирасын сакларга тиеш. Безнең яшьләр яхшы үрнәк күрсәтә!» – дип өстәде ул.