Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 35418 кешегә җиткән
Төркиянең көньяк-көнчыгышында җир тетрәүдән һәлак булучылар саны арта, бу һәлакәт ил тарихында иң җимергече булды. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган шулай дип белдерде.
Ул Анкарада табигать афәтләрен бетерү идарәсе (AFAD) үзәгендә чыгыш ясаганда җир тетрәү корбаннары саны 35418 кеше булуын әйтте. РИА Новости шул турыда яза.
6 февральдәге җир тетрәү Төркия тарихында иң җимергеч табигый бәла-каза булды. Ул 1939 елда Эрзинҗандагы җир тетрәүдән корбаннар санын узып китте, ул вакытта 33 меңгә якын кеше һәлак булган.