Рөстәм Миңнеханов «Флотның Куйбышев исемендәге ремонт базасы» җитәкчелеге белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Флотның Куйбышев исемендәге ремонт базасы» ябык акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе С.В.Фофанов белән очрашты.
Алар предприятиенең үсеше, шулай ук ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алышты. Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Чарада шулай ук Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов катнашты.
«Флотның Куйбышев исемендәге ремонт базасы» Татарстанның Кама Тамагы районы территориясендә урнашкан. Ул 11 гектар яр буе территориясен һәм 16,2 гектар Куйбышев сусаклагычының су акваториясен били. Аның Иделдә 4,5 мең тонна йөк күтәрә торган иң көчле доклары бар һәм ул бөтен Идел-Нократ төбәгенә хезмәт күрсәтә.