Татарстан теннисчысы Ләйлә Әхмәтова Кениядә турнирда җиңү яулады
Татарстан теннисчысы Ләйлә Әхмәтова Кениядә узган халыкара турнирда җиңүче булды.
Татарстан спортчысы аерым ярышларның финалында Тайбэй вәкиле Ю Юнь Цайны ике сетта 6:3, 6:2 исәбе белән җиңде. Шулай ук ул Нидерланд, Танзания, Һиндстан теннисчылары белән уйнаганда да отты.
Моннан тыш, Әхмәтова ватандашы Кира Воронина белән турнирда парлы разрядта икенче булды.
«Мин әле халыкара турнирларның башында гына. Бер катнашучыга да җиңел булмады. Кениядә яхшы нәтиҗә күрсәтүемә мин бик шат, тренерым Лилия Зилаевага рәхмәт белдерәм», – диде Казан теннисчысы.