Түбән Камада Терендез бәйрәмен үткәрделәр
Түбән Камада Терендез бәйрәме узды. Чараны Халыклар дуслыгы йорты янында үткәрделәр. Бәйрәмдә учак янында милли җырлар һәм биюләр башкарылды.
Түбән Кама районында илледән артык милләт дус һәм тату яши. Һәр милләтнең үз тарихы һәм гореф-гадәте бар. Быел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы игълан ителде. Түбән Камада халыклар мәдәниятен саклау шәһәр халкы өчен зур әһәмияткә ия. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Барыгызны да Терендез бәйрәме белән котлыйм. Без ел саен мондый чара үткәрәбез, анда биибез һәм ут аша сикерәбез. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим», - диде Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов.
Әрмәнстанда Терендез бәйрәменең барлыкка килү тарихы мәҗүсиләр чорына барып тоташа. Кешеләр утның көче кышның салкынлыгын сындырырга һәм кырларны уңышлы итәргә булыша, дип саный. Кешеләр язның тиз килүенә ярдәм итәр өчен ут кабыза. Христиан дине халыкның гореф-гадәтләрен саклап калды, ә бәйрәм яңа төсмер алды.
Кунаклар традицион кочари биюенә кушылды. Шулай ук бәйрәмдә учак аша да сикерделәр, анда барлык теләүчеләр дә катнашты.
Бәйрәмгә килүчеләрне шашлык һәм әрмән чәе белән сыйладылар.
«Түбән Камада Терендезны ел саен билгеләп үтәбез. Бу яңа өйләнешүчеләр һәм гашыйклар өчен изге бәйрәм санала. Алар гаилә нык һәм мәхәббәте мәңгелек булсын өчен, учак аша өч тапкыр сикерәләр», - диде бәйрәмдә катнашучы Венера.