Чувашиянең Урмай авылы халкы махсус хәрби операция зонасына яңа автомобиль озатты
Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Чувашия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, күптән түгел генә Запорожье өлкәсенә гуманитар йөк озата барган Мансур хәзрәт Хәйбуллов битараф булмаганнары һәм хәрбиләр турында кайгыртканнары өчен Урмай авылы халкына рәхмәт белдерде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авыл халкы, тиешле күләмдә акча җыеп, УАЗ автомобиле сатып алды. Аны махсус хәрби операция зонасына озатыр алдыннан «Рәхимулла хәзрәт Минһаҗетдинов» исемендәге үзәк Җәмигъ мәчет каршына җыелдылар. Җирле мәчет имамы Хәмидулла хәзрәт Минһаҗетдинов Изге Коръәннән аятьләр укыды.