Казанда яңартылган Чаллы театрының беренче зур гастрольләре ачылды
Казанда - Камал театрында Чаллы театрының гастрольләре башланып китте. Бу Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт театрының яңартылганнан соң Казанда беренче зур гастрольләре.
«Бүген бездә күптән көткән кунаклар – Чаллы театры үзенең иҗат җимешләрен имтиханга китерде. Хәзерге вакытта Чаллы коллективына игътибар артты. Аларга яңа бина төзеп бирделәр, ул заманча җиһазландырылды. Яшь артистлар килде, җитәкчеләре алышынды», - дип гастрольләр ачылу тантанасын башлап җибәрде Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин.
«Барыгызны да театрның зур гастрольләре белән котлыйм. Бу, чыннан да, театрның соңгы 15 елда Камал театрында үткән беренче зур гастрольләре. Хәзерге вакытта Камаллылар Чаллыда гастрольләрдә. Театрга кызыклы проектлар, рәхмәтле тамашачылар һәм аншлаг телим», диде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
«Дулкынланам, бу, чыннан да, безнең өчен зур имтихан. Данлыклы Камал театры сәхнәсе безнең өчен зур дәрәҗә дә. Иң сөенечлесе – сез безнең белән шушы бәйрәмебезне уртаклашасыз», дип тамашачыга рәхмәтләрен җиткерде Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
Чаллы театры гастрольләрен Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» музыкаль комедиясе белән ачты. Бүген тамашачыга Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» спектакле тәкъдим ителә. Гастрольләр иртәгә Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Болан» спектакле белән төгәлләнә.
- 2020 ел башында Чаллы театрына сәнгать җитәкчесе итеп Олег Кинҗәгулов билгеләнде. Театрның яңа бинасы 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Театрга Аяз Гыйләҗев исеме бирелде.