Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2023

«Сабантуй» балалар журналы уздырга «Әбием киңәшләре» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

0

15 февраль көнне Казанда «Сабыйлар» үзәгендә «Сабантуй» балалар журналы оештырган «Әбием киңәшләре» Республикакүләм бәйгесендә җиңү яулаган укучыларны котлау тантанасы үтте, дип хәбәр итә журналист Руфия Мөхетдинова.

Чарага балалар үзләренең яраткан дәү әниләре, ак яулыклы әбиләре белән дә килгән иделәр. Мәҗлес гаилә бәйрәме сыман чәй табыны артында үтте.

«Әбием киңәшләре» дип исемләнгән бәйге 2022 елның 1 апреленнән игълан ителгән иде. Бәйге ике номинациядә үтте. Укучылар үзләренең яраткан, кадерле әбиләре яки дәү әниләре, аларның киңәшләре турында инша язарга һәм әбиләрен видеога төшерде.  Бәйгегә республикабызның төрле почмакларыннан барлыгы илледән артык эш килде. Азнакай, Биектау, Арча, Лаеш, Кукмара, Әлмәт районнары, Казан һәм Чаллы мәктәпләрендә укучылар аеруча актив катнашты.

«Эшләр бик югары дәрәҗәдә башкарылган. Һәр язма мәхәббәт белән сугарылган, күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керерлек итеп эшләнгән» – дип, укучыларыбызга рәхмәт сүзләрен «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина җиткерде.

Инша номинациясе буенча өч җиңүче билгеләнде. Казанның 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә белем алучы Габдрахман Хәсәнов үзенең Гөлфәния әбисен Ак әби дип эндәшә.

«Чыннан да, ак яулыклы Ак әбием ул минем. Бик сабыр холыклы, иманлы, нурлы йөзле, челтерәп аккан чишмә суы кебек моңлы матур тавышлы... Битендәге томыш еллары салган эзләр дә, юк, җыерчыклар түгел ул, ә Кәримә сеңлем әйтмешли, керфекләренең дәвамы гына... Әбием пешергән тәмле, хуш исле ризыклар, ул үстергән гөлләр, йоклаганда аягымны тотып яткан йомшак кытыршы куллар – барысы да минем әбиемнеке...» – дип яза үзенең иншасында.

«Безнең барлык сорауларыбызга да җавап, тәрбия нигезләре – барысы да Коръән китабында бар. Без Аллаһыга гыйбадәт кылып, Аның кушканнарын үтәп, Ул тыйгыннардан тыелып яшәргә тиешбез. Шулчакта гына без чын мөселман булырбыз. Бер-беребезне хөрмәт итеп, олыларны зурлап, саваплы эшләр генә эшләп яшәргә язсын һәммәбезгә дә. Мондый чараларны үткәрүегез өчен бик зур рәхмәт», – диде Гөлфәния Фазлыева. Халык андыйларны, яратып, «Акъәби» дип йөртә.

Икенче җиңүчебез Самат Фәтхуллин Казанның Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиясендә укый. Ул үзенең 85 яшьлек карт әбие Хәтимә апа турында язган.

«Безнең карт әбиебез олыны олы, кечене кече итә белегез, ди. Туганлыкның, әти-әнинең кадерен белеп яшәргә өйрәнегез дип киңәш бирә. Кечкенәдән яхшылык белән яманлыкның ни икәнен аңлап үссәгез иде. Яхшылык кылган кешенең киләчәге бәхетле булыр. Яманнарга иярмәгез, михырбанлы булыгыз», дип безне тәрбияли», – ди Самат.

Бүләкләү чарасына ул дәү әнисе Сәләхиева Гөлфинә белән килгән иде. Гөлфинә ханым Балык Бистәсе районының Күки авылын мәдәният йорты мөдире булып эшли. «Шундый мутур күркәм чара оештырганыгыз, безне хөрмәтләп чакырганыгыз өчен, сезгә бик зур рәхмәт. Бу бәйрәмдә булганнан соң, үз авылымда да балалар арасында әбиләргә багышланган бәйге оештырып, әбиләрне бергә җыю теләге туды», – дип фикерләре белән бүлеште Гөлфәния ханым. Самат исә әнисенә багышлап язган шигырен укыды.

Казанның 10 нчы гимназиясендә белем алучы Булат Мәгыйзов бәйгенең өченче җиңүчесе. Аның әбисе Флюра Фәйзуллина оныкларын татар мәкаләләренә нигезләнеп тәрбияләп үстерә икән. «Һәр киңәше минем күңелемнең түрендә саклана. Мине иркәләп йокыдан уятканы, сабыр гына хезмәткә өйрәткәне, туган илебезгә һәм татар әдәбиятына мәхәббәт уятканы, кечеләрне дә олыларны кебек хөрмәт итергә өйрәткәне өчен мин аңа бик рәхмәтлемен», – ди Булат.

Видео номинациясендә дә өч җиңүче бүләкләнде – Балтач районы Субаш мәктәбеннән Сылу Гатиатуллина; Биектау районының Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәбеннән Ясминә Исмәгыйлева; Арча районы Яңа Иябаш авылыннан Данияр Әхмәтгалиев. Барлык җиңүчеләр дә партнерларыбыздан истәлекле бүләкләр һәм җиңүче дипломнары бирелде. Җиңү яулаган балаларның иншалары «Сабантуй» журналының алдагы саннарында басылачак.

2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклау, үсеп килүче буында тәрбияләү, иҗат итүче укучылар белән элемтәне ныгыту – «Сабантуй» журналының төп максаты.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Песня

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов!




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Анонс выпуска городской газеты «Деловой Новочеркасск» №17 (185)

Пензенские регбистки выиграли первенство России

«Бавария» победила «Вольфсбург» в 500-м матче Нойера в Бундеслиге


Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Ко Всероссийской акции «Георгиевская ленточка» присоединились сотрудники вневедомственной охраны Росгвардии по Московской области



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России