Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2023

Вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы педагоглар исемлеген киңәйтергә тәкъдим ителде

0

Депутатлар мәктәп директорлары киңәшчеләренә, балалар бакчаларында туган тел һәм чит телләрне укыту белән шөгыльләнүче тәрбиячеләргә вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирергә тәкъдим итте. Татарстан Дәүләт Советы Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга шундый мөрәҗәгать әзерләде.

Парламентарийлар картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы бирә торган вазифалар һәм учреждениеләр исемлегенә үзгәрешләр кертүне сорый. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутат Людмила Рыбакова шул турыда сөйләде.

«Россиядә иминият пенсияләре турындагы законда каралганча, [тиешле] вазифалар исемлегенә кертелгән һәм 25 ел стажы булган педагогик хезмәткәрләр вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. Әмма бу исемлеккә кертелмәгән һөнәрләр бар», – дип аңлатты ул.

Аерым алганда, мондый проблема балалар бакчаларында туган тел һәм чит телләрне укытучы тәрбиячеләргә кагыла. Расланган вазифалар исемлегендә «Тәрбияче» исеме генә билгеләнгән, әмма «Рус телен укыту буенча тәрбияче», «Туган телне укыту буенча тәрбияче» һәм «Чит телләрне укыту буенча тәрбияче» вазифалары юк.

«Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлары оештырган кайнар линия барышында Мамадыш районы кешеләре мөрәҗәгать итте. Алар бу мәсьәләне күтәрде. Шуңа күрә без Россия Хөкүмәтенә әлеге һөнәрләрнең бердәйлеген билгеләү турындагы тәкъдим белән чыгабыз», –  дип билгеләп үтте Рыбакова.

Моннан тыш, мәктәп директорының тәрбия һәм балалар өчен җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесенең дә вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы юк, дип өстәде парламентарий. Яңа вазифа педагогик хезмәткәрләргә кагыла һәм 2022 елдан Россиянең 45 төбәгендә кертелгән.

«Бу белгечлек хезмәт урыннары номенклатурасына кертелгән, ләкин вазифалар исемлегенә кертелмәгән. Татарстанда 1411 гомуми белем бирү оешмасы һәм 98 һөнәри белем бирү учреждениесе эшли. Аларда 2023-2024 уку елында бу вазифада 1509 педагог эшләячәк», – дип белдерде депутат.

Аның сүзләренчә, педагогик стаж җыйган кешеләрнең киңәшче итеп билгеләнүе ихтимал. Алар педагогик хезмәткәрләр арасыннан сайланырга мөмкин. «Әлеге вазифага күчкәч, алар пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукыннан мәхрүм калачак», – дип аңлатты Рыбакова.

Шулай итеп, Татарстан Дәүләт Советы Россия Хөкүмәтенә мәктәп директорының тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесен вазифалар исемлегенә кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Моннан тыш, депутатлар «Рус телен укыту буенча тәрбияче», «Туган телне укыту буенча тәрбияче» һәм «Чит телләрне укыту буенча тәрбияче» һөнәрләренең «Тәрбияче» вазифасы белән бердәйлеген билгеләү мәсьәләсен хәл итүне сорый. Мөрәҗәгать парламентның алдагы утырышында каралачак.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Более трех миллионов человек посетили фестиваль «Москва на волне. Рыбная неделя»





Москва

Книжные новинки, лаборатория текста и иллюстраций — ждут гостей Московского детского фестиваля искусств «НЕБО»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: фонд музея "Царицыно" собрал 61 тыс. произведений искусства



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Баста

Черный хлеб и сосиски: какие капризы Басты исполняют организаторы концертов по его райдеру




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Представители KAMA TYRES приняли участие в 57-й легкоатлетической эстафете

Вышел второй подкаст онлайн-лектория «Иннагрика» о возможностях аграрной генетики для молодых исследователей

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России


Сюзанн Ленглен

Матч Котова и Вавринки перенесли на корт Сюзанн Ленглен



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Блоги

Стоматолог Владимир Лосев: сколько времени нужно носить брекеты



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России