Мөхәммәтшин Россиядә закон чыгару органнары башлыклары рейтингында беренче өчлеккә керде
«Медиалогия» компаниясе мәгълүматлары буенча гыйнварда РФ субъектлары закон чыгару органнары башлыкларының медиарейтингы лидерлары Владимир Константинов (Кырым Республикасы), Александр Бельский (Санкт-Петербург) һәм Фәрит Мөхәммәтшин булды.
Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин закон чыгаручыларга республика Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне кабул итәргә тәкъдим итте, алар нигезендә, аерым алганда, Татарстан Президенты вазифасы башкача атала башлады. Бу турыда Татарстан Парламентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Әгерҗе районы советы сессиясендә катнашты, анда район башлыгы Азат Вәлиев отставкага китте.
Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне уңаеннан республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.
Рейтингка 2023 елның 1 февраленә кадәрге вакыт арасына РФ субъектлары закон чыгару органнарының гамәлдәге башлыклары керде. Рейтинг «Медиалогия» массакүләм мәгълүмат чаралары базасында төзелгән, анда 81 меңнән артык чыганак: ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ керә. Тикшерү вакыты: 2023 елның гыйнвары.