Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны кабат арта башлады
Татарстанда коронавирус белән авыручыларның теркәлгән саны кабат арта башлаган. Бүген Covid-19 белән авыруның 101 очрагы расланган. Алдагы тәүлектә 99 очрак булган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.
54 кешене хастаханә шартларында дәваларга кирәк булган, бер көн алдан хастаханәләргә 75 кеше китерелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән Татарстанның 196 525 кешесе зарарланган.
Тулаем алганда, республикадагы 192 614 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән соңгы тәүлектә 78 авыручы савыккан (бер көн элек 58 кешенең терелүе билгеле).
Республикада Covid-19 чиреннән үлүчеләрнең рәсми саны элеккечә – 2010. Соңгы тапкыр үлем турында мәгълүмат 20 гыйнварда чыкты.
Россиядә коронавирус белән зарарланучылар саны бер көндә 13 436 кешегә арткан. 12,071 пациент савыккан. Covid-19 белән авыручы 1548 кешене хастаханәгә салганнар. Бу авырудан үлгәннәр исәбендә 36 кеше теркәлгән.