Торак инспекторы яз көне җылылык өчен азрак түләү ысулы турында сөйләде
Һава торышына бәйле җылылык бирү температурасын көйләү үзәкләре язгы һәм кышкы чорда җылыту өчен түләүгә тотылган сумманың 25-30 процентына кадәрен янга калдыру мөмкинлеге бирә. Бу чорда һава температурасының сизелерлек үзгәрешләре тәүлек дәвамында еш була. Бу турыда бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе – баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов хәбәр итте.
«Һава торышына бәйле рәвештә җылылык бирү температурасын көйләү үзәкләре тышкы һава температурасыннан чыгып, күпфатирлы йортка җылылык бирүне көйли. Җайланмалар көзге һәм язгы чорда – төнлә салкын, көндез җылы булганда нәтиҗәле. Бу вакытта алар, белгечләр бәяләвенчә, 25-30 процент җылылыкны экономияли. Көн белән төн арасында температураның кискен үзгәреше булмаганда, һава торышына бәйле рәвештә җылылык бирү температурасын көйләү үзәкләренә ихтыяҗ юк», – дип аңлатты спикер.