Фәрит Мөхәммәтшин Спас районы Советының хисап сессиясендә катнашты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Спас районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул район Советы утырышында катнашты. Район советының хисап сессиясендә 2022 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2023 елга планнар билгеләнде.
«Катлаулы шартларга да карамастан, Спас районында 2022 елга билгеләнгән барлык проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыра, республика икътисадына саллы өлеш кертә алды. Бердәм эшегез өчен рәхмәт әйтәм. Быел да ирешкән темпларны киметмәссез һәм яңа үсеш резервларын билгеләрсез дип ышанам. 2022 елда социаль-икътисади үсеш рейтингында Спас районы 40нчы урынны алды, бер ел эчендә ике позициягә төште. Район торак тапшыру буенча 44 нче урында гына тора, узган ел 4,65 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. Һичшиксез, эшлисе эшләр бар», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка йомгак ясап.
Спас районында эшләргә кирәк булган бурычлар арасында Фәрит Мөхәммәтшин терлекчелекне үстерү, район бюджетының керем базасын тулыландыру, Болгарны туристлар үзәге буларак төзекләндерү, кунакчыллык күрсәтү кебек хәл итеп бетерәсе мәсьәләләрне атады.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе шулай ук районда таркалган гаиләләр санына игътибар итте. Узган ел 98 теркәлгән гаиләгә 72 аерылышу туры килгән. Республикада халык саны артуга карамастан районда халык саны да кимегән.
«Вәзгыять сәбәпләрен ачыкларга, үсешнең яңа юнәлешләрен табарга һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга - бу җирле хакимият бурычы», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Хисап белән Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов чыгыш ясады. Агымдагы елга бурычларны билгеләгәндә, район башлыгы, үз чиратында, җирле халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрүне, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсенең сыйфатын тәэмин итүне, шулай ук шәһәр тирәлеген үстерүне һәм Спас районының бай мәдәниятен саклауны искәртте.
Спас районы Советы утырышы эшендә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Александр Чубаров һәм Фоат Вәлиев, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, авыл җирлекләре башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.