Казанда «Илшат Гәрәйхановның соңгы көрәше» дигән документаль фильм күрсәтеләчәк
16 февральдә Казанның «Мир» театрында «Илшат Гәрәйхановның соңгы көрәше» дигән документаль фильм күрсәтеләчәк. Тарихи картина Татарстанның Мамадыш районында туып-үскән һәм 357 нче парашют-десант полкы рядовое булган Илшат Гәрәйханов турында сөйләячәк. Ул 1982 елда Әфганстанның Бамиан провинциясендә хәбәрсез югалган.
Юкка чыккан көнендә Илшат Гәрәйханов сафта да, яраланган һәм үлгән десантчылар арасында да табылмаган. Фильмда Илшатның соңгы сугышында катнашкан полкташлары сөйләгәннәр, шулай ук бу сугышта катнашкан әфган моджахедларының, шул исәптән отряд командирының истәлекләре җыелган.
Фильмның авторы - Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераны, Антарктидага ике экспедициядә катнашучы Евгений Барханов. Ул өч нәфис фильм һәм дистәләгән документаль картиналар төшергән, аларның күбесе халыкара кинофестивальләрдә призлар яулады. Александр Лаврентьев – хәрби тоткыннар, интернированныйлар һәм хәбәрсез югалганнар буенча ведомствоара комиссия эксперты. Комиссия Россия Президентына отчет тота. Лавреньев Әфганстан һәм Пакистанга 24 эзләнү экспедициясендә катнашкан, 2019 елда талиблар әсирлегендә 28 көн үткәргән.
Фильмны Казан шәһәренең кадет сыйныфлары укучылары, Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр һәм «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге әгъзалары караячак.
Моннан тыш, Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының Татарстан төбәк советы рәисе Светлана Захарова, «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының төбәк советы әгъзасы, Татарстанда «Балалар спорты» партия проекты координаторы Ольга Павлова, ветераннар белән эшләү буенча ТР хәрби комиссары ярдәмчесе запастагы полковник Владимир Любченко, генерал-майор, «Юнармия» патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы башлыгы Александр Бородин, генерал-майор Рим Мостаев, журналист, Россия мөселманнары хәйрия патриотик фондының хәбәрсез югалганнарны эзләү төркеме әгъзасы Дмитрий Киселев, Әфганстандагы сугыш ветераны Мансур Гобәйдуллин һәм башкаларның катнашуы көтелә.
Фильмны күрсәтү Әфганстан территориясеннән Совет гаскәрләрен чыгару еллыгына багышлана. Фильм 12.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.