Әсгать Сәфәров Бөгелмә районында: Биредә кече һәм урта бизнес буенча эшне көчәйтү кирәк
2022 ел нәтиҗәләре буенча Бөгелмә районының күрсәткечләре тулаем алганда уңай. Шулай да аның җитәкчелегенә кече һәм урта бизнес белән эшләүгә зуррак игътибар бирергә кирәк. ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров район Советы утырышында шулай дип белдерде.
«Бөгелмә районының 2022 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен без уңай бәялибез. Авыл хуҗалыгындагы тенденция куандыра: муниципалитетлар рейтингында сез 13 пунктка югары күтәрелдегез. Шулай да кече һәм урта бизнес өлкәләрендә эшне көчәйтергә кирәк әле», - диде ул.
Сәфәров уртача эш хакы күрсәткече буенча районның республика буенча уртача күрсәткечкә якын булуын әйтте. Шуңа да карамастан, биредә 6 меңгә якын кешенең кереме яшәү минимумыннан да түбәнрәк. Бу мәсьәләне дә хәл итәргә кирәк.
Муниципалитет башлыгы Линар Закиров 2022 елда башкарылган эш нәтиҗәләре турында хисап тотты. Ул төп икътисади күрсәткечләр буенча үсеш күзәтелүен әйтте. Биредә Бөгелмә районында гамәлгә ашырыла торган зур инвестиция проектларының өлеше зур. Әйтик, узган ел районга сөт җитештерүче зур компания килде, ә 2023 елда биредә зур кошчылык фермасы төзергә ниятлиләр.
«Тулаем территориаль продукт күләме 71,5 миллиард сумга җитте. 39,2 миллиард сумлык товар төяп озатылды, эш һәм хезмәтләр башкарылды. 2022 елда муниципаль район буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 7,1 миллиард сумга тигез», - дип белдерде Закиров.
Соңыннан ул агросәнәгать өлкәсендәге күрсәткечләргә тукталды. Аның сүзләренчә, муниципалитет ел саен продукция, шул исәптән сөт җитештерү күләмен арттыра. Әлеге күрсәткеч буенча Бөгелмә районы Татарстанда тотрыклы рәвештә лидерлар рәтендә бара.