Бөтендөнья татар конгрессы “Оста куллар-2023” бәйгесен игълан итте
Бөтендөнья татар конгрессы «Оста куллар-2023» конкурсын игълан итте. Анда 21 яшьтән өлкәнрәк булган туташлар, ханымнар катнаша ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс ике номинация буенча уздырыла: «Алтын куллы хатын-кыз» һәм « Аш-су остасы». «Алтын куллы хатын-кыз» номинациясендә катнашучы 2022-2023 елларда эшләгән кул эшләнмәләрен тәкъдим итәргә тиеш. Ә «Аш-су остасы» номинациясендә катнашучы 2023 елда бу конкурс өчен махсус пешергән ризыкны фото яисә видеога төшереп куярга тиеш.
Моңа кадәр уздырылган төрле конкурсларда инде тәкъдим ителгән хезмәтләр бәйгедән төшеп кала. Алар социаль челтәрләр аша тикшерелә. Фото яисә видео астына катнашучы пешергән ризыкның рецептын да аңлатып язарга тиеш.
Бәйгегә старт 15 нче февральдә бирелә. Ул 8 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр 15 нче март көнне игълан ителәчәк, диелә нигезләмәдә.