Узган ел Татарстанда һәр бишенче суд приставы эштән киткән
Татарстан Суд приставлары хезмәтендә төп проблемаларның берсе кадрлар кытлыгы булып тора. Узган елда һәр бишенче пристав эштән киткән. Бу хакта ведомствоның башлыгы Әнвәр Закиров Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсенең йомгаклау коллегиясендә әйтте.
Хәзерге вакытта Татарстанда 55 район бүлеге тулысынча тупланган. Әмма Суд приставлары хезмәтенең алты район бүлегендә кадрларның кискен җитмәве билгеләп үтелгән, анда 30 процент хезмәткәргә ихтыяҗ бар.
Татарстан приставлары арасында кадрлар кытлыгы проблемасын мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә кирәк, диде Федераль суд приставлары хезмәте директорының урынбасары Елена Захаркина. Аның сүзләренчә, Татарстанда узган елда приставлар арасында кадрлар агымы 18 процентка җиткән, бу бик нык борчу тудыра. Шул ук вакытта еш кына хезмәткәрләр эштән китүгә түбән хезмәт хакы сәбәп булуы турында әйтми.
«Сораштыру буенча, хезмәткәрләрнең күбесе гаилә хәлләре аркасында эштән китә, аерым алганда, күбесе норматив булмаган эш графигына сылтый. Без хезмәткәрләрне никадәр күбрәк югалтсак, приставларга йөкләнеш шулкадәр көчлерәк арта баруын аңларга тиеш. Шул ук вакытта эштән китүчеләрнең күбесе 30 яшькә кадәрге хезмәткәрләр. Ягъни күптән түгел генә хезмәткә урнашканнар, ләкин җайлаша алмаганнар», - диде ул.