Россия Хөкүмәте «Агростартап» грантлары күләмен 2 миллион сумга арттырды
Россиядә яшь җитештерүчеләр өчен «Агростартап» грантлары күләме арттырылды. Түләүләр һәр категориядә 2 миллион сумга артыграк булачак, диелә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карарда.
Шул рәвешле, мөгезле эре терлек үрчетүче терлекчеләр 7 миллион сум күләмендәге түләүгә дәгъва итә ала. Үсемлекчелек өлкәсендәге эшкуарлар өчен грант күләме 5 миллион, куллану кооперативларында эшләүче җитештерүчеләр өчен 6 миллион сумга кадәр арттырылды.
«Шушы ук карар белән авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының чыгымнарын каплауның максималь күләме 10 миллионнан 20 миллион сумга кадәр артты. Биредә аларның кооператив әгъзасыннан һәм әлеге кооперативка кермәгән шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыдан авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу белән бәйле чыгымнарын өлешчә компенсацияләү хакында сүз бара», - диелә аңлатма язуында.
«Әлеге чаралар үз эшеңне башлап кына калмыйча, алга таба продукция сату һәм эшкәртүне җайга салырга да ярдәм итәр дип өметләнәбез, - диде Михаил Мишустин. – Авыл җирендә яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, ә кулланучыларның сыйфатлы, бәясе үтемле продукция сайлау мөмкинлеге тагын да киңәячәк».