Ульяновскида «Ике шагыйрь – бер язмыш» әдәби кичәсе була
17 февральдә Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә «Ике шагыйрь – бер язмыш» кичәсе була. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.
Кичә татар халкының легендар шагыйрьләре Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышланган.
«Ике шагыйрь - бер язмыш» дип исемләнгән әдәби кичә 15.00 сәгатьтә башлана.