Кузбасс имамына Татарстан Фәннәр академиясе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды
Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Әширов Татарстан Фәннәр академиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Пермь шәһәре һәм крае, Кемерово өлкәсе татар галимнәре һәм туган якны өйрәнүчеләренең Урал һәм Кузбасста тау сәнәгате тарихын өйрәнүдәге роле һәм татар шахтерларының Россия төбәкләренең социаль-икътисади тормышына керткән өлеше» дигән темага багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.
Чарада Пермьдә һәм Кемеровода дөнья күргән татар халкы тарихына багышланган китаплар тәкъдим ителде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. «Бөтендөнья татар конгрессында барыгызны да сәламләвемә шатмын. Биредә халкыбыз язмышына битараф булмаган кешеләр җыелган. Ике ел элек без Кузбасста Халыкара шахтерлар Сабан туе үткәрә башладык. Моның нәтиҗәсе буларак, бүген татар шахтерларына багышланган китапларны тәкъдим итәбез», - дип искәртте ул.
«Чулпан» мәчете имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Әширов үз докладында Кузбасста нәшер ителгән фәнни хезмәтләр, аның китапларында тасвирланган татар шахтерларының тормыш-көнкүреше турында сөйләде, диелә хәбәрдә.