Антон Силуанов бюджетка өстәмә взнос түләүдән азат ителәчәк бизнеслар турында сөйләде
Узган еллардагы табыштан өстәмә җыем нефть-газ компанияләренә һәм кече бизнес предприятиеләренә кагылмаячак. РФ финанс министры Антон Силуанов «Россия 24» телеканалы эфирында шулай дип белдерде.
«Без бу мәсьәләдә кече бизнес, шулай ук нефть-газ тармагы катнашуны карамыйбыз. Чөнки соңгы вакытта нефть-газ тармагында күп кенә салым яңалыклары кабул иттек, алар болай да әлеге сектор бәяләр конъюнктурасы нәтиҗәсендә алган өстәмә рентаның бер өлешен үзәкләштерә», - дип ачыклык кертте финанс министры.
Силуанов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта зур бизнес вәкилләре белән өстәмә взносның нинди формада гамәлгә ашырылачагы турында фикер алышу бара, салым законнарына төзәтмәләр кертергә тәкъдим ителә.
«Бу бизнестан җыемнар рәвешендә, соңгы елларда финанс нәтиҗәләренең үсүенә бәйле булыр, мөгаен. Әлегә 2022 һәм 2021 еллар 2019 һәм 2020 еллар белән чагыштырып карала. Үсеш, нигездә, конъюнктура керемнәре хисабына ирешелгән. Бизнес аның бер өлешен дәүләт файдасына күчерергә әзер», - дип искәртте министр.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Хөкүмәт «бүгенге шартларда беренче чираттагы социаль һәм инфраструктура чыгымнарына ярдәм итү инициативасы өчен бизнеска рәхмәтле». Ярдәмнең күләме 300 миллиард сумга якын тәшкил итәр дип көтелә.
Россиянең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов элегрәк белдергәнчә, ил Хөкүмәте бюджетка бер тапкыр ирекле взнос түләү турында зур бизнес белән фикер алыша. Соңрак Финанс министрлыгында аңлатуларынча, windfall tax (алдан көтелмәгән табышка салым) форматындагы взнос ирекле һәм мәҗбүри түләү рәвешендә оештырылырга мөмкин.