Татарстаннан Лисичанскига 937 тонна ярдәм җибәрелгән, иртәгә яңа йөк китәчәк
Бүген Казанда гуманитар ярдәм җыю складында «Бердәм Россия» төбәк бүлеге белән «Ярдәм янәшә» хәрәкәте Лисичанскига җибәрү өчен йөк әзерләде.
Фурага медикамент, көнкүреш химиясе, беренче чиратта кирәкле әйберләр төягәннәр. Моннан тыш, Лисичанскига төзелеш материаллары да җибәреләчәк. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Марат Сәмигуллин гуманитар ярдәм күрсәтү турында җентекләп сөйләде.
«Бүгенге көндә партия химаясында 937 тонна гуманитар йөк җибәрелгән. Эш дәвам итә, бөтен республика гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Иртәгә Лисичанскига 105 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәреләчәк. Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславскийга аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ул мобилизацияләнгәннәргә һәм Лисичанскида яшәүчеләргә ярдәм итеп тора. Ул бу колонна белән 20 тонна көнкүреш химиясе җибәрә. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да читтә тормый. Мисал өчен, Радик Гайзатуллин безнең мобилизацияләнгән егетләр өчен махсус шәмнәр җибәрде», - диде ул.
Сәмигуллин Лисичанскига җибәрү өчен савыт-саба, генератор, ярма җыйган Татарстан районнарын да билгеләп үтте. Ул шулай ук Казанның Киров районы укучыларының махсус хәрби операция зонасындагыларга хатлар язуын һәм алар янына татлы бүләкләр дә салуын әйтте.
«Татар-информ» хәбәрчесе йөкне төяүче һәм складта әйберләрне сортларга аерырга ярдәм итүче волонтерларның берсе белән сөйләште. Үз командасының эше турында «Яшь гвардия» Казан бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов сөйләде.
«Без 23 февраль алдыннан фураларны төяүдә катнаштык. Мисал өчен, кичә без йөкне әзерләргә ярдәм иттек, ә бүген аларны җибәрү өчен фураларга төяп куябыз. Җиңү безнеке булачак!» - диде ул.
Фуралар колоннасы иртәгә иртән Лисичанскига китәчәк.