Россия Саклану министрлыгы хәрби округ командующийларын алмаштыруны раслады
Россия Саклану министрлыгы хәрби округларга яңа командующийлар билгеләнүен раслады. Ведомство сайтында шул хактагы мәгълүмат урнаштырылган.
Бүген гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, генерал-лейтенант Андрей Мордвичев гыйнварда Үзәк хәрби округ командующие итеп билгеләнгән. Аңа кадәр әлеге вазифаны Казанда туып үскән генерал-полковник Александр Лапин биләгән иде.
Моннан тыш, генерал-лейтенант Евгений Никифоров һәм генерал-полковник Сергей Кузовлевның Көнбатыш һәм Көньяк хәрби округларның командующие итеп билгеләнүе расланды. Бу хакта гаммәви мәгълүмат чаралары гыйнвар аенда ук язган.
Генерал-лейтенант Рөстәм Морадов Көнчыгыш округ гаскәрләре командующие итеп билгеләнгән. Ул бу вазифага август аенда куелган, ә матбугат чараларына бу хәбәр октябрьдә билгеле булган.
2022 елның декабрь ахырында РФ саклану министры Сергей Шойгу ведомствоның Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы коллегия утырышында, Мәскәү һәм Ленинград округларын оештырып, хәрби округлар саны алтыга җиткерергә тәкъдим итте, дип хәбәр итте «Татар-информ».