V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр – исемлек
Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел бәйгегә Россиянең 38 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Азәрбайҗан, Беларусь Республикасы, Болгария, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителгән.
- Оештыручылар әйтүенчә, бәйгенең II этабы тәмамлану нәтиҗәсендә финалга 836 катнашучы узган. 26 декабрьдә жюри карары нигезендә барлыгы 115 җиңүче билгеләнгән. Быел шигырьләр 23 телдә яңгыраган. Беренче тапкыр чечен, серб һәм япон телләрендә эшләр каралган.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җиңүчеләрне Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. «Бәйге биш ел эчендә үзенең халыкчан икәнлеген раслады. Иң яшь катнашучыбыз Чиләбе өлкәсеннән, аңа 3 яшь, иң өлкән катнашучы – Нижневартовскидан, аңа 89 яшь. Бу саннар әдәби бәйгенең тулы хәрәкәткә әверелгәнен раслый. Муса Җәлил - халкыбызның сөекле улы, батырлык һәм каһарманлык символы», - диде ул.
«Бөтендөнья татар конгрессы җирле хакимият белән берлектә Татарстаннан читтә дә Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерүдә бик күп эшләр башкара. Аның исемендәге мәктәпләр, урамнар бар, бюстлары ачылды. Быел Казахстанның Җидепулат, Сәмәй шәһәрендә аның исемен урамда татар бакчасына Җәлил исемен биреп, каршындагы мәйданда бюст ачу планлаштырыла. Якутиядә дә Муса Җәлил бюсты ачылачак. Бу эшләр дәвамлы булачак», - дип әйтте ул.
Чарада махсус кунак - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы - Чулпан Җәлил бар иде.
Бәйгенең жюри рәисе – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин чыгыш ясаучыларның ихласлыгына, мөнәсәбәтенә, әзерлегенә игътибар иткән. «Бу формаль дәрәҗәдә генә шигырь уку түгел. Аны аңлау дәрәҗәсе, сөйләүченең хисләре, самимилеге – күп сыйфатлары исәпкә алынды. Чын мәгънәсендә талант кешесе ярылып ята һәм күренә», - диде ул.
«Җәлилчеләр үрнәгендә безнең буын тәрбияләнеп үсте. Бүген яшьләребез шушы батырларыбыз үрнәгендә тәрбияләнә. Каһарманлык, ватанпәрвәрлек хисләрен балачактан сеңдермәсәк, соңыннан байрак күтәреп йөреп кенә бернигә дә ирешә алмыйбыз. Барыгызга да уңышлар», - дип котлады Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла.
«Жюри әгъзаларына беренче, икенче, өченче урыннарны билгеләү шактый авыр булды. Сез шушы исемлектә бар икән, һичшиксез, беренче урында. Шушы дәрәҗәгезне беренче урын итеп кабул итеп алыгыз», - диде «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.
Җиңүчеләр исемлеге.
- I урын: Лидия Гузеева, Алинә Миргазизова, Валерия Бадьянова, Гөлүсә Батталова, Каюм Хисмәтуллин, Хәсән Нуруллин, Хәят Нуруллина, Надир Шәехов, Чаллы шәһәре 4нче балалар бакчасы коллективы, Казанның 62нче урта мәктәбе балалар коллективы, Актаныш районы Байсар төп мәктәбе укытучылар коллективы, Рана Бутурова, Тимур Әюпов, Камилә Дәүләтшина, Егор Николаев, Екатерина Алексеева, Зөбәйдә Гәрәева, Ләйлә Таишева, Камил Нигъмәтуллин, Раиф Сәләхиев, Эльвир Заһретдинов, Газиз Хөҗҗәтов һ.б.
- II урын: Рәзилә Шәрифуллина, Виктория Спиридонова, Ираида Жукова, Илнур Хисбуллин, Нәргизә Хәбибрахманова, Ислам Хәйдәров, Динара Талибуллина, Жанна Бочкова, Казанның 168нче балалар бакчасы коллективы, Актаныш районы Байсар төп мәктәбе балалары коллективы, Азнакай районы мәдәният сарае балалар коллективы, Чиләбе дәүләт мәдәният институты студентлар коллективы, Казанның 390нчы балалар бакчасы коллективы, Арина Тахранова, Йосыф Тукаев, Лия Нәҗипова, Ирина Исхакова, Ярослава Макарова, Арсений Науменко, Ралинә Сәләхова, Регина Черникова, София Васильева, Ульяна Кәримова, Ильнара Хәбибуллина, Мәликә Габдуллина, Мәликә Бариева, Зәринә Гыйльфанова, Лилия Закирова, Ясминә Тимергалиева, Зөлфия Шәрәфетдинова, Әмин Шәйхетдинов, Лариса Сафина һ.б.
- III урын: Зифа Гәрәева, Раилә Дәүләтшина, Гөлфия Галәветдинова, Игорь Володин, Гөлфинә Мәрдәнова, Алисә Заһидуллина, Әнисә Шәмсуарова, Илсаф Шәйдуллин, Әнвәр Хәйретдинов, Арсен Тлячев, Ландыш Габделханова, Илгизә Зыятдинова, Уфа шәһәренең «Нур» театры балалар студиясе коллективы, Чиләбе өлкәсе Копейск шәһәре 1нче урта мәктәбе балалар коллективы, Азнакай шәһәре «Тылсым» балалар театры, Казанның 179 гимназиясе балалар коллективы, Казанның 90нчы балалар бакчасы коллективы, Умар Бахтиёров, Мөхәммәд Хәйдәров, Сөмбел Фатыйхова, Данг Нигинбок, Алинә Габделкәбирова, Румия Сәфәрова, Амалия Габдрахманова, Сафия Еремеева, Рафаэль Гыйззәтуллин, Динә Әфлизунова, Павел Ефремов, Владислав Базуркевич, Гадел Габделбәров, Данияр Әгълиуллин, Анастасия Краснощекова, Эльвина Сайратова, Диана Кашфразиева, Динә Закирова, Мөдәррис Яруллин, Айсылу Кәримова, Эмиль Закиров, Искәндәр Иванов, Аслан Миргаязов, Асилә Сираҗиева, Айзилә Гатауллина, Алия Халикова, Инзилә Фәттахова, Гөлнур Шәехова, Кубаева Лилия һ.б.
Җиңүчеләргә Моабит дәфтәрләренең күчермәсе, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләме һәм диплом бирелде.
- Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау 2020 – 2023 еллар» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.