Төмән мөселманнары Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә 300 мең сум җыйган
Төмән өлкәсе мөселманнары Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә 300 мең сум җыйган. Фаҗигадән соң ук Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте президиумы әгъзалары җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәм итү тәкъдиме белән чыкты. Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков фатихасы белән акча җыю турында игълан ителде.
«Без, дин тотучы кешеләр буларак, Аллаһ безне сыный дибез. Төркия белән Сириядәге фаҗига бу ил халыклары, шулай ук бөтен дөнья өчен сынау булды. Без Себердә яшәүчеләр бу илләрдән ерак, бу фаҗига безгә кагылмый кебек, әмма ул алай түгел. Бу безнең, Камчаткада яшәүчеләр һәм планетаның иң ерак почмакларында яшәүчеләр өчен дә Аллаһы Тәгаләнең сынавы булып тора», – дип сөйләде ул.
«Бу авыр минутларда кешеләр бердәм булырга һәм җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә тиеш. Анда төрле милләт һәм төрле дин кешеләре зыян күрде. Без бу юнәлештә гомумкешлек кыйммәтләренә игътибар бирәбез», - диде мөфти «Тюменское время» телеканалының «Вечерний хэштег» программасындагы чыгышында. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зиннәт хәзрәт сүзләренчә, Төркия һәм Сирия илчеләре Россия халкына ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән. Дипломатик вәкиллекләр белән дарулар, медицина җиһазлары, җылы әйберләр һәм кирәк-яраклар сатып алу өчен акча җыю оештырыла.
«Төркиядә безнең вәкилләр бар. Җир тетрәүдән зыян күрмәгән районнарда качаклар лагерьлары оештырылган, анда Төркия һәм Сирия гражданнары арасыннан зыян күрүчеләрне китерәләр. Без адреслы ярдәм оештырырга булдык. Без үзебез җыйган акчаларны Төркиядәге безнең вәкилләргә җибәрдек. Алар җирле волонтёрлар һәм хәйрия оешмалары белән кирәкле әйберләр - азык-төлек продуктлары, медикамент, кием-салым сатып ала. Болар барысы да зыян күрүчеләргә тапшырыла», - диде мөфти.
Җыелган акчаларның бер өлеше турыдан Сириягә җибәрелгәнен билгеләп үтәргә кирәк.