Татарстан театрларын әсәрне автор сюжетын саклап куярга чакыралар
Татарстан театрларын федераль проект буенча спектакльләр куйганда автор сюжетын саклап куярга чакыралар.
«Спектакльнең классиклар буенча куелуы әһәмиятле. Тамашачының укыганы һәм караганы тәңгәл килергә тиеш. Ягъни мотивлар буенча булмасын иде», диде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсендә «Кече ватан театрлары» проекты буенча үткән киңәшмәдә.
«Театр мәктәпләр өчен дә файдалы булырга тиеш. Ул өстәмә чыганак булып тора ала. Бездән Рус җәмгыяте дә моңа игътибар итүебезне сораган иде. Шунлыктан «Мотивлар буенча» дигән сүзләрне кулланмыйк, коллегалар», – диде федераль проектның «Бердәм Россия» партия кураторы, ТР Дәүләт советы депутаты Людмила Рыбакова.
Татарстанның дәүләт һәм муниципаль театрларына «Кече ватан театрлары» проекты буенча спектакльләр куйганда классик әсәрләр сайларга һәм яшь чикләренә нык игътибар итергә дигән теләк белдерелде.
- Россиядә 2017 елдан бирле «Бердәм Россия» партиясенең «Кече ватан театрлары» проекты эшли. Программага Татарстаннан 13 театр катанаша.